Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Бүген кич Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасына килде.
Ташкентның халыкара аэропортында аны Россиянең Үзбәкстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Олег Мальгинов һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министрының инвестицияләр һәм тышкы икътисади элемтәләр мәсьәләләре буенча урынбасары — Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаков каршы алды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртәгә Рөстәм Миңнехановның тыгыз эш программасы планлаштырылган. Ул Үзбәкстан хөкүмәтендә эшлекле даирәләр белән очрашырга һәм хакимият вәкилләре белән сөйләшүләрдә булырга җыена. Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан делегациясенең Үзбәкстанга эш сәфәренең төп чараларының берсе — Казанның «Химград» технополисы белән хезмәттәшлектә төзелә торган «Чирчик» химик-индустриаль технопаркы нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашу.
Технопарк территориясендә югары өстәлмә бәя һәм халыкара сыйфат стандартларына туры килә торган нефть химиясе һәм химия продукциясе җитештерүне оештыру планлаштырыла, диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән «Узкимесаноат» АҖ һәм «Химград» технополисы Ташкент өлкәсенең Чирчик шәһәрендә Үзбәкстан территориясендә Россия компанияләре җитештерүен локальләштерү өчен билгеләнгән индустриаль парк булдыралар.
Технопарк энергия белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру нокталары белән алга киткән инженер инфраструктурасына ия булачак. Парк резидентларына ташламалы салым шартлары биреләчәк, инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк. Индустриаль парк булдыру эше Үзбәкстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләре ярдәмендә гамәлгә ашырылачак, ул резидент-компанияләр ягыннан инвестицияләр кертүне дә күздә тота.
2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 200 млн. АКШ доллары тәшкил итте. Соңгы 5 елда Россия Федерациясе белән хезмәттәшлекне үстерү кысаларында Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту билгеләп үтелә.
Бүгенге көндә безнең министрлыклар, сәүдә-сәнәгать палаталары, предприятиеләр, оешмалар һәм югары уку йортлары арасында үзара хезмәттәшлек турында берничә килешү һәм меморандум имзаланды һәм гамәлгә ашырыла. Татарстанның алдынгы компанияләре – КАМАЗ, Татнефть, Химград, КЭР-Холдинг, Татхимфармпрепаратлар, ПОЗиС һәм башкалар белән хезмәттәшлек итү буенча нәтиҗәле эш алып барыла, диелә хәбәрдә.