«Таяну ноктасы» тапшыруында «Китап» радиосы автомарафонына нәтиҗәләр ясадылар
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Китап» радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим» дип исемләнгән автомарафонында катнашучылар «Таяну ноктасы» телетапшыруы кысаларында әлеге акциянең максаты һәм ни өчен аның башкарып чыга алмаулары турында сөйләделәр.
Татарстан һәм Башкортстан республикаларындагы 18 шәһәр һәм район үзәгендә булырга тиешле марафон Башкортстанның кайбер районнарына кертелмәде. Бу вакыйгалар ике республика арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә сораулар тудырды.
«Бурычларның максаты — үз тамашачыбыз белән күзгә-күз карап очрашу иде, бу иң эффектлы алымнарның берсе. Тамашачың белән очрашмыйча аңа нәрсә кирәген белмисең», — диде радионың директоры Алмаз Миргаязов тапшыру вакытында.
Ул «Китап» радиосының смартфон аша 25 меңгә якын тыңлаучысы барлыгын искәртте. Болар арасында Башкортстан тыңлаучылары да байтак. «Без автомарафон кысаларында социаль челтәрләрдә безгә язылган кешеләр белән күрешергә тиеш идек», — дип ассызыклады ул.
Радионың башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова әзер маршрутның булуы, ләкин Башкортстанда килеп туган тоткарлыклар аркасында маршрутның алдан теләгәнчә була алмавын аңлатты.
«Безнең тарафтан Башкортстанга һәрвакыт дуслык кулы сузылган. Без аларга үпкәле түгел», — дип фикерен йомгаклады Алмаз Миргаязов.
«Китап» радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим» дип исемләнгән автомарафоны Казан — Уфа — Казан маршруты буенча төзелгән иде. Катнашучылар Татарстанның бер ягыннан чыгып Актаныш — Дүртөйле — Үрге Яркәй — Чакмагыш — Уфа — Туймазы — Ютазы — Баулы маршрутын үтеп икенче ягыннан керергә булган.