Кайбычта «Кичке уен» фольклор бәйрәме булды
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Кайбыч районында традицион «Кичке уен» фольклор бәйрәме үз мәйданына быел 400гә якын катнашучыны жыйды. Кайчандыр район кысаларында гына башланып киткән бу бәйрәмгә тирә-күрше районнардан һәм төбәкләрдән килгән үзешчән сәнгать осталарын да кабул итте. Күп милләтле Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сүзләренчә, «Кичке уен» һәр елны гасырлардан бирле дустанә аралашып яшәүче милләтләрнең иҗат осталыкларын, халык уеннарын киң катлам тамашачыга тәкьдим итү өчен менә дигән урын. Читать дальше...