Эшмәкәрләрнең хәйрия фонды «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә 620 мең сум сәдака тапшырды
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Узган ялларда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациянең Private Clubның чираттагы утырышында Казанның мөселман эшмәкәрләре «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе өчен 620 000 сум күләмендә акча җыйды. Бүген РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Private Club резидентлары исеменнән әлеге хәйрия ярдәме «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тапшырылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт кунакларга изге башлангычлары өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде һәм акчаларның парталар һәм дәреслекләр алуга юнәлдереләчәген әйтте. Читать дальше...