Казанда яшәүчеләргә поликлиникага төшке аштан соң килергә киңәш итәләр
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Коронавирус һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция таралу сәбәпле, Татарстан башкаласының сәламәтлек саклау системасы зур йөкләнеш кичерә.
Табибка кабул итүгә җайлырак һәм тизрәк эләгү өчен, шәһәр халкына поликлиникага кеше кимегәч, 11 сәгатьтән соң килергә киңәш ителә.
«Поликлиникаларда 7:30–11:00 сәгатьләрдә кеше күп була. Аннары күпкә тынычрак. Көннең икенче яртысында һәм төшке аш вакытында килгән пациентлар ярдәмне күпкә тизрәк ала», — диде эшлекле дүшәмбедә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.