Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиеваны Олимпиадада команда турнирында җиңү белән котлады
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиеваны Пекин Олимпиадасында фигуралы шуу буенча команда турнирында җиңүе белән тәбрикләде. Мондый җиңүләр — зур осталык кына түгел, ә үз-үзең һәм бөтен команда алдында җаваплылык нәтиҗәсе дә, дип искәртте ул. «Фигуралы шууны яратучы татарстанлылар исеменнән, шәхсән үз исемемнән сине Олимпия чемпионы исеме һәм иң югары дәрәҗәдәге ярышларда беренче ышанычлы җиңүең белән ихластан котлыйм», — диелә Татарстан җитәкчесе котлавында. Читать дальше...