Чаллыда КАМАЗ генераль директорының элекке урынбасары Наил Нурмөхәммәтов вафат
Чаллыда КАМАЗ генераль директорының элекке урынбасары, шәһәрнең Мактаулы гражданины Чаллы мэрының элекке матбугат сәркатибе Валентина Нурмөхәммәтованың ире Наил Нурмөхәммәтов 75 яшендә вафат булган.
Чаллы мэриясендә әйтүләренчә, мәрхүм белән хушлашу һәм аны җирләү православие зиратында булачак.
Наил Нурмөхәммәтов 1948 елның 8 гыйнварында Башкорт АССРының Кырмыскалы районы Бозаяз авылында туган. Хезмәт юлын 1966 елда ТАССРның Әлмәт районы «Елховнефть» оешмасының Нефть промыселы идарәсендә башлый.
1973 елда КАМАЗ оешмасында ВЛКСМ комитеты сәркатибе була. 1976 елда Наил Нурмөхәммәтов Пресс-рам заводының партком сәркатибе булып сайлана. 1977-1983 елларда КАМАЗның оештыру эшләре буенча партком сәркатибе урынбасары була.
1982 елда Наил Нурмөхәммәтов КАМАЗның җәмәгать туклануы һәм ярдәмче хуҗалыклар буенча генераль директоры урынбасары итеп билгеләнә. 1987 елда аны Чаллы шәһәренең Автозаводской райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. 1988-1990 елларда Наил Нурмөхәммәтов КПССның Алабуга горкомы беренче секретаре, халык депутатлары шәһәр Советы рәисе була.
1990 елда Нурмөхәммәтов Чаллыга кайта һәм «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары – вице-президенты итеп билгеләнә. 1996-2004 елларда Наил Нурмөхәммәтов КАМАЗда яңа эш урыннары булдыру һәм эшмәкәрлеккә ярдәм фонды президенты булып эшли.
Наил Нурмөхәммәтов ике чакырылышта (1987 – 1995) Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайлана. Фидакарь хезмәте өчен «Мактау билгесе», «Халыклар дуслыгы» орденнары, медальләр, «КАМАЗ төзелеше ударнигы» билгесе белән бүләкләнгән.