Чистайда хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиадада иң көчлеләрне ачыкладылар
Чистай районының «Ватан» үзәгендә Татарстанның биш районыннан килгән командалар үзләренең осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәтте. Анда армиягә чакырылырга тиешле егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасының финал ярышлары узды.
Ярышларда Арча, Лениногорск, Нурлат, Саба, Чистай районнары командалары катнашты – алар спартакиаданың зона этаплары җиңүчеләре һәм призерлары. Ярышларда Чистайдан авыл хуҗалыгы техникумы студентлары катнашты. Ярыш төрләрендә үз күнекмәләрен ныгыту өчен күп кенә катнашучылар аны уздыру урынына алдан ук килделәр. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.
Ярышларның баш хөкемдары биргән үгет-нәсыйхәтләрдән соң егетләр биремнәрне үтәргә керештеләр. Егетләр берничә төрдә: пневматик винтовкадан атуда, противогаз киюдә, йөгерүдә, көч күнегүләрендә, перекладинада тартылу, гер күтәрүдә, автоматны сүтү-җыюда, аркан тартышуда көч сынашты.
Ярышлар шулай ук Чистайның ДОСААФ автомәктәбе белән берлектә оештырылган «КамАЗ автомобилен практик йөртү» һәм «Иң яхшы атучы» дисциплиналарын да үз эченә алды.
«Бу спартакиаданы ел саен бөтен Россия буенча «Авангард» проекты кысаларында үткәрәбез. Төп максат – яшьләрне армия хезмәтенә әзерләү дәрәҗәсен, аларның физик формаларын тикшерү. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, ул елдан-ел югарырак була бара. Бу шәһәрләрдә һәм районнарда моның өчен шартлар тудырылуын күрсәтә», – дип сөйләде «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге җитәкчесе Дмитрий Литвинов.
Хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика ярышларында беренче урынны Саба районы егетләре яулады. Икенче урында – Нурлат егетләре. Спартакиада бронзасына чистайлылар лаек булды. Призер командалар һәм яхшы нәтиҗә күрсәткән катнашучылар грамоталар, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр алды.