Россия Герое Баксиков: Президент Хөкүмәткә һәм безнең барыбызга да төгәл бурычлар куя
Россия Герое Рәсим Баксиков фикеренчә, Россия Президенты Владимир Путин, Россия Федерациясе Федераль Җыенына Юллама белән мөрәҗәгать итеп, ил алдында торган бөтен кискен мәсьәләләрне кузгатты.
«Илнең Башкомандующие әйткәннәрдән чыгып, Россия үсеше турында гомуми уңай нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Көнбатыш оппонентларының һәм безнең партнерларның Россияне көчсезләндерүгә юнәлдерелгән гамәлләренә, гомуми тарих турында онытып, туган туганга корал юнәлтүенә дә карамастан, Президент барлык кискен мәсьәләләрне дә диярлек кузгатып, Хөкүмәткә һәм безнең барыбызга да төгәл бурычлар куя. Без якты киләчәк хакына бергәләп эшләргә тиешбез! Халкыбызның бердәмлеге – бөтенесен җиңүче зур көчтә», - диде Баксиков.