Үзәк сайлау комиссиясе: Инвалидлар Татарстанның барлык сайлау участокларына керә алачак
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр Россия Президентын сайлауга килә алсын өчен Татарстанның сайлау участоклары 100 процентка барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистларга Казан дәүләт энергетика университеты студентлары белән очрашу алдыннан белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.
«Без сайлау участокларында инвалидлар өчен кирәкле технологик җиһазлар буенча эшне, Брайль шрифты белән трафаретлар ясауны тәмамлыйбыз. Республиканың һәр сайлау участогына өч көн эчендә кирәкле җиһазлар һәм трафаретлар кайтарылачак. Сайлау кампаниясенә әзерлек кысаларында әлеге багланышлар реаль эшләрдә гамәлгә ашырылуына без бик шат», - диде ул.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауга 4 кандидатны - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путинны (үзен-үзе тәкъдим итүче) керттеләр.