Рөстәм Миңнеханов Казан сырхауханәләре өчен 88 автомобильгә сертификат тапшырды
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан сырхауханәләре өчен 88 автомобильгә сертификат тапшырды. «Табибларга коронавирус шартларында эш күләме тагы да артты. Сезгә башкарган эшегез өчен зур рәхмәт. Сәламәтлек саклау системасы өчен бу зур сынау булды. Эшегез нәтиҗәсендә барысын да булдырабыз. Игелекле машиналар булсын!» — дип мөрәҗәгать итте Президент. Рөстәм Миңнеханов сырхауханәләргә каралган машиналарга сертификатны сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка тапшырды. Читать дальше...