Түбән Кама фермерлары грантка ия булды
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерлар өчен грантларга проектлар сайлап алу буенча конкурска йомгак ясады. Гомуми сумма 250 млн сум тәшкил итә. Грантка ия булучылар арасында Түбән Кама фермерлары да бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Конкурска гариза биргән 136 хуҗалыкның 63е грант иясе булды. Алар арасында Түбән Камадан Морат Абзалов һәм Дамир Темиргазин да бар. Аларның һәркайсы 40 сыерга исәпләнгән ферма төзиячәк. Акча бүлеп биргәндә, өстәмә конкурстан башка, тагын 45 крестьян-фермерлык хуҗалыгы грант алачак. Бу грантка Түбән Камадан Ирина Мамонтова да ия булды. Грантлар максатчан чыгымнарны финанслау шартларында бушлай нигездә эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә юнәлдерелә. Грантларның күләме, крестьян-фермерлык хуҗалыгының үз акчаларын һәм аның чыгымнар планын исәпкә алып, конкурс комиссиясе тарафыннан билгеләнгән.