Татарстанда коронавирустан ундүртенче пациент вафат булды
![Татарстанда коронавирустан ундүртенче пациент вафат булды](https://tatar-inform.tatar/attachments/f7875837a03e0ebdead9f2db37d0dbc01510aae8/store/fill/780/440/cc42dfae4fdb037d2dde884eb1b64920f0370fedbb8b0aaa47665f00d505/IMG_20200625_213252.jpg)
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан үлүнең 14нче очрагын расладылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.
«20 июньдә Түбән Камада яшәүче 1940 елда туган хатын-кыз вафат булды. 12 июньдә ул Covid-19 вирусы аркасында килеп чыккан полисегментар ике яклы пневмония белән Түбән Кама үзәк район күпрофильле хастаханәсе базасындагы йогышлы авырулар госпиталенә озатылды», — дип хәбәр итте Галимова.
Пациенткада шикәр диабеты, хроник йөрәк- кан тамырлары авырулары, шулай ук бөер эшчәнлеге җитешсезлеге булган. Үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, тәүлек эчендә республикада Covid-19 зарарлануның 40 яңа очрагы ачыкланган.