Мы в Telegram
Добавить новость

Казанда корткы корткычлар үрчегән: агач яфракларын корт ашый (Бу нәрсә белән яный?)

Казанда корткы корткычлар үрчегән: агач яфракларын корт ашый (Бу нәрсә белән яный?)

Борчуга калган казанлылар социаль челтәрләрдә агачларны кортлар саруы турында хәбәрләр белән уртаклаша, бигрәк тә Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрдән күп шикаятьләр килә. Кешеләр корткычларның паркларда, эскәмияләрдә, балалар мәйданчыкларында күп булуы турында хәбәр итә. Моннан тыш, бакчачылар да борчыла. Агачларга нинди бөҗәкләр һөҗүм итә?

«Куркыныч корткыч алма һәм груша агачларына зыян китерә»

Татарстан башкаласында нинди корткычларның агач яфракларын актив рәвештә ашап юк итүен ачыклау өчен, «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итте. Анда тал агачларында табылган корткычның төгәл исемен әйтә алмаулары турында хәбәр иттеләр, әмма әлеге корткычларның якыннан төшерелгән фотосын җибәрделәр. Әлеге фотоны без 3 ведомство белгечләренә юлладык.

Татарстан Урманны саклау үзәгенең «Рослесозащита» ФБУ филиалы директоры урынбасары Венера Ефременкова фотода, мөгаен, алма күбәләге, яки канатлы яфрак корткычы булуын әйтте.

«Алма күбәләге – җимеш корткычы, алма һәм груша агачларына зыян китерә. Бу – куркыныч корткыч, ул 40 көн эчендә агачны ашап бетерә ала һәм агач үләргә мөмкин», – диде ул.

Татарстан Урманны саклау үзәге спикеры билгеләп үткәнчә, мондый бөҗәкләр урманнарда очрамый, алар бакчаларда була.

Белгеч, бу – берничә ел элек Казанда теркәлгән тау токымлы көя күбәләге дә булырга мөмкин, дип саный.

«Ул вакытта бөтен шәһәрдәге агачлар пәрәвез эчендә иде», – диде ул.

Эксперт сүзләренчә, корткычларның актив үрчүенә һава шартлары – язның иртә, коры һәм җылы килүе ярдәм иткән булырга мөмкин. Корткычларның санын киметүгә агачларны препаратлар белән эшкәртү һәм аларның табигый дошманнары – башка бөҗәкләр ярдәм итә, ди белгеч.

 

«Тау токымлы көя күбәләге, талдан тыш, зирек һәм дүләнә агачларын да ашый»

Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев фикеренчә, шәһәрдәге агачларны тау токымлы көя күбәләге пәрәвезләр белән сарган.

«Әлеге корткычның нинди төргә каравын төгәл әйтә алмыйм, аны якыннанрак, кулыма тотып карарга кирәк. Ләкин, фотодан күренгәнчә, тал агачында – тау токымлы көя күбәләкләре. Казанда шундый очраклар булды инде. Алар пәрәвезләрдән оя коралар һәм ботакларга эленеп торалар. Талларны шәһәрдә яшелләндерү өчен кулланалар, әмма бу кортлар әлеге агачларны тулысынча юк итә алмый», – дип сөйләде ул.

КФУ укытучысы билгеләп үткәнчә, корткычларның бу төре белгечләр тарафыннан инде берничә ел өйрәнелә. Һәм, кагыйдә буларак, аларның саны гадәттән тыш артканнан соң, табигый буларак, аларның кимүе күзәтелә.

«Без ояларны тикшердек һәм анда бу кортларны, шулай ук паразит күбәләкләрне аулаучы бөҗәкләрне таптык. Моңа кадәр шәһәрдә бу корткычларның артуы 7 ел элек теркәлгән иде. Алар культуралы үсемлекләргә зыян салмый, ә агачларга зыян китерәләр», – дип аңлатты Шулаев.

«Тау токымлы көя күбәләге, талдан тыш, зирек һәм дүләнә агачларын да ашый».

Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясеннән

«Аларның үрчүенә ярдәм итүче уңай факторлар юк»

Галим корткычларның артуы белән һава шартлары арасындагы бәйләнешне күрми.

«Эссе, шулай ук салкынча елларда да бу корткычларның артканы булды. Бөҗәкләр – шактый кызыклы объектлар. Аларның саны артуын күргәч, шартларны тикшерәбез, әмма аларның үрчүенә ярдәм итүче уңай факторлар юк», – дип сөйләде КФУ галиме.

Николай Шулаев, мисал итеп, республикада бер елны сирәк күбәләкләр санының артуын искә төшерде.

«Адмирал күбәләгенең саны бик нык арткан иде. Бу – сирәк очрый торган күбәләк төре, үз вакытында Татарстанның Кызыл китабына кертелгән иде. Бер елны аларның саны шулкадәр артты, җитмәсә, бөтен Европа өлешендә – Карелиядән башлап Әстерхан һәм Саратов өлкәләренә кадәр. Моның сәбәбен минем хезмәттәшләрем – профессорлар, фән докторлары әлегә кадәр әйтә алмыйлар», – диде спикер.

Тау токымлы көя күбәләкләренең личинкалары кешеләр өчен куркынычмы? Әйе, алар агачларда ямьсез һәм хәтта куркыта торган, әмма куркыныч тудырмый торган пәрәвез ояларын ясыйлар.

Ни өчен алар үзләренә шундый оялар ясый? Эксперт сүзләренчә, пәрәвез – башка бөҗәкләрдән һәм кошлардан саклану чарасы.

«Татар-информ» әңгәмәдәше быел шулай ук Татарстан урманнарында парсыз ефәк күбәләгенең артуы турында әйтте. Ефәк күбәләгенең личинкалары яфраклы үсемлекләрне тулысынча ашап бетерә һәм зур зыян китерә.

«Алар урман хуҗалыгына, яфраклы агачларга – юкә, имәнгә зыян китерә ала», – дип нәтиҗә ясады Шулаев.

 

«Канатларында кара таплар булган ак күбәләк»

«Россельхозцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова алдагы белгечләр фикере белән килешә. Ул, шәһәрдәге тал агачы яфракларын тау токымлы көя күбәләге ашый, дип саный.

«Әлеге көя күбәләкләре гаиләсенә шомырт, алма, тал, кәбестә күбәләкләре һәм башка төрләре керә. Тал күбәләге әлеге агачка гына зыян китерә. Башка агачларга бу бөҗәкләр зыян салмый, агачлар үзләренең яфракларын зыян күргән елда ук яңарта ала», – дип аңлатты ул.

Хөсәенова сүзләренчә, бу – канатларында кара таплар булган ак күбәләк. Бөҗәкләр яфракларның аскы ягында яки күләгәдә утыралар, караңгыда очалар. Личинкалары яфракларны ашап бетерә, пәрәвез үреп, тал, имән, корычагач, җимеш бирә торган агачларга зыян сала. Личинкаларының чыгу вакыты, гадәттә, алмагачларның чәчәк ату чорына туры килә. Корткычларның үрчүенә билгеле бер һава шартлары – җылы кыш, йомшак яз, җәйнең дымлы булуы ярдәм итәргә мөмкин.

Корткыч белән көрәш чаралары турында сөйләгәндә, Хөсәенова йорт яны участокларында пәрәвез ояларын кулдан җыю, шулай ук бактерияләр нигезендә биологик инсектицидлар сибү мөмкинлеген билгеләп үтте. Халык ысулы да бар – ачы борыч төнәтмәсе, әрем суын сибәргә мөмкин. Шулай ук химик инсектицидлар сиптерергә була, алар белән эшләгәндә тиешле саклык чараларын үтәргә кирәк.

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең матбугат хезмәтендә соңыннан ачыклык кертүләренчә, корткычлар тал һәм алма агачларында барлыкка килгән.

«Эшкәртү вакытында иң еш очрый торган корткыч бөҗәкләр белән көрәшүче «Искра» препараты кулланылды. Серов урамында якынча 1 мең кв. метр мәйданда агачлар эшкәртелде», – диелә хәбәрдә.

Финанслау булган очракта, эшләр дәвам итәчәк, диләр матбугат үзәгендә.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

В Архангельске подвели итоги III Всероссийского форума «Арктика. Лёд тронулся»



Мир

Пегас сделал важное заявление по Египту: стали известны цены на туры на предстоящую зиму






Новости 24 часа

Весь мир чипировали умом Ленина?! Раскрыта загадка Мавзолея В.И. Ленина. Проект "Святой Ленин".



Game News

Состоялся пробный запуск для MMO Ragnarok: Rebirth на Android



Кызыл

Росгвардейцы Тувы приняли участие в ярмарке вакансий



News Every Day

Where to find Real Madrid vs Dortmund on US TV: June 1, 2024



Интернет

Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G



Кызыл

В Кемеровской области школьник забрался в трансформаторную подстанцию и обгорел



Оркестр

Оркестр Центрального округа Росгвардии выступил на площади у Большого театра в честь Дня защиты детей



Кызыл

Не убирайте куртки: ураганный ветер, грозы и заморозки до -4, Вильфанд дал прогноз на июнь 2024



Варвара Грачёва

Осталась в одиночестве: Андреева победила Грачёву и вышла в четвертьфинал «Ролан Гаррос», Медведева остановил де Минор



Кызыл

Офицер Росгвардии навестила детей психоневрологического интерната в Туве



Шереметьево

Два рейса из Петербурга перенаправили из Шереметьево в Домодедово на фоне грозы



Симферополь

Арт-знакомство «Искусство должно давать счастье и радость»



Кызыл

ТЮЗ Тувы отметил юбилей в День защиты детей



Тува

Владислав Ховалыг: "От всей души желаю вам интересных летних каникул и ярких впечатлений!"



Москва

Солнечные дети на сцене Кремля



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Кызыла — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Кызыла или других населённых пунктов Тувы мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Кызыле можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Кызыле и Туве




Новости Кызыла

Спортсмены из Хакасии завоевали медали чемпионата Сибири по дзюдо

Делимитация госграницы между Азербайджаном и Арменией важна для региональной стабильности - Захарова

Офицер Росгвардии навестила детей психоневрологического интерната в Туве

При силовой поддержке спецназа Росгвардии пресечена незаконная игорная деятельность в Туве


Кызыл

Офицер Росгвардии навестила детей психоневрологического интерната в Туве






Rss.plus

"Святой Ленин" спасает мир и возглавляет "восстание ИИ машин... хороших по существу". 8 серия, СЕРЬЁЗНЫЕ НОВОСТИ.

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Свыше 5,2 миллиона жителей Московского региона получают набор социальных услуг в натуральном виде

Студенты Академии Игоря Крутого раскрыли свои таланты

Весь мир чипировали умом Ленина?! Раскрыта загадка Мавзолея В.И. Ленина. Проект "Святой Ленин".

Moscow.media
Тува

Владислав Ховалыг: "От всей души желаю вам интересных летних каникул и ярких впечатлений!"



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анастасия Ивлеева

Хозяйка «голой» вечеринки Анастасия Ивлеева открывает в Москве азиатский ресторан




Спорт в Туве

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

"Кызыл-Жар" оставили без победы в матче КПЛ-2024

Стивен Сигал посетил стенд Тувы на ВДНХ

Спортсмены из Хакасии завоевали медали чемпионата Сибири по дзюдо


Анастасия Потапова

Ролан Гаррос. Расписание 2 июня. Потапова и Швентек сыграют первым запуском, Синнер – последним



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Кызыл

"Кызыл-Жар" оставили без победы в матче КПЛ-2024



Частные объявления в Кызыле, в Туве и в России