Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «18 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (19 кеше) һәм 50-60 яшь (12 кеше) аралыгында ачыкланган. 12 пациент — 60-70, алтысы — 70-80, бишесе — 18-30 яшьтәгеләр. Читать дальше...