Татарстанда ОРВИ аркасында 10 мәктәптә 19 сыйныф карантинга ябылды
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда респиратор авырулар аркасында 10 мәктәптә 19 сыйныф карантинга ябылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Казанның җиде мәктәбендә 13 сыйныф, Менделеевск районының ике мәктәбендә биш сыйныф һәм Әгерҗе районы мәктәбендә бер сыйныф икегә бүленеп укый», - дип сөйләделәр ведомствода. «Татар-информ» узган атнада республикада салкын тию авырулары аркасында 12 сыйныф яки 196 укучының карантинда булганлыгын хәбәр иткән иде.