Татарстанда ОРВИ таралу аркасында биш мәктәптәге тугыз сыйныфны карантинга япканнар
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда грипп һәм ОРВИ таралу аркасында биш мәктәптәге тугыз сыйныфны карантинга япканнар. Мәктәп укучылары вакытлыча карантинга озатылган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Казанның өч мәктәбендә – дүрт, Менделеевск районындагы мәктәптә – тагын дүрт һәм Түбән Кама районындагы мәктәптә бер сыйныф ябылган. «Министрлык көн саен вазгыятькә мониторинг үткәрә, салкын тидереп авыручылар артуга бәйле рәвештә ничә бала һәм сыйныфның дистанцион белем алуга күчүен күзәтә»... Читать дальше...