Турыдан-туры инвестицияләр фонды Италиядә «Спутник V» җитештерү турында килешү төзеде
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды (РФПИ) һәм Adienne Pharma & Biotech Швейцария холдингы Италиядә Россиядә эшләнгән «Спутник V» вакцинасын җитештерү турында килешүгә кул куйдылар. Бу хакта Италия-Россия сәүдә палатасы пресс-релизына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Европада беренче тапкыр турыдан-туры инвестицияләр дәүләт фонды (РФПИ) һәм Adienne Pharma & Biotech арасында Италиядә „Спутник V“ вакцинасын җитештерү турында килешү имзаланды», — дип ассызыклана палатаның хәбәрендә.
Италиядә коронавирустан Россия вакцинасын 2021 елның июлендә ук җитештерә башлаячаклар. «Ел ахырына кадәр 10 млн доза җитештерү күздә тотыла», — дип аныклана пресс-релизда.