Путин Шәймиевкә Изге апостол Андрей Первозванный орденын тапшырды
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә Изге апостол Андрей Первозванный орденын тапшырды.
Ул әлеге орденга дәүләт алдындагы зур хезмәтләре өчен лаек булды, дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.