Хөснуллин: М12 трассасының нуленче участогы 2022 ел башында ачылачак
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Вице-премьер Марат Хөснуллин М12 трассасының нуленче участогы 2022 ел башында ачыла дип белдерде. Мәскәү–Казан М12 трассасының нуленче участогын быелның башында ук ачарга планлаштыралар. «Моның өчен барлык кирәкле көчләр: 11 мең төзүче, 4 мең техника берәмлеге җәлеп ителде», — дип белдерде Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин белән узган киңәшмәдә вице-премьер Марат Хөснуллин. Аның сүзләренчә, биредә төзелеш эшләре инде 3 гыйнварда ук кабат башланган. «Без әлеге объектны норматив сроклардан ике тапкырга тизрәк төзеп бетерергә телибез. Якынча өч елда без бу трассаны тулысынча төзергә планлаштырабыз. Моның өчен кирәкле барлык көчләрне дә җәлеп иттек», — диде Премьер урынбасары.