Ульяновскиның татар эшмәкәрләре Кайбыч районында тәҗрибә уртаклашты
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновскиның бер төркем татар эшмәкәрләре һәм җирле автономия әгъзалары якыннан танышу, үзара тәҗрибә уртаклашу өчен республикабызның Кайбыч районында булып китте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Семберлеләрнең бу беренче генә эшлекле сәяхәте түгел, узган ел алар Мордовия, Чувашия республикаларында булып, анда эшмәкәрлек белән кәсеп итүче татар авылларында хәләл ризык җитештерү, фермер хуҗалыкларын һәм гаилә фермаларын оештыру эшчәлеге белән танышып кайттылар. Читать дальше...