Түбән Камада автомобиль хуҗасы даруханәдә йөргәндә, машинасыннан акча урлаганнар
(Казан, 3 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Росгвардиянең Түбән Кама ведомстводан тыш сак бүлеге нарядына Төзүчеләр проспектындагы даруханә янында машинадан зур күләмдә акча урлаулары хакында сигнал килгән. Җиңел автомобиль хуҗасы әйтүенчә, ул даруханә янында туктаган һәм машинасын бикләргә оныткан. Кибеттән чыккач, машина яныннан бер егет китеп баруын күреп алган. Шуннан соң ул бардачоктан 1,3 миллион сум акча салынган пакет югалуын аңлаган һәм хокук сакчыларын чакырткан. Росгвардиячеләр каракны эзләргә керешкән. Читать дальше...