Татарстандагы иң биек йортны Чаллыда төзиячәкләр
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Чаллыда Татарстандагы иң биек йорт төзеләчәк. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә. Төзүчеләрнең бердәм ресурсының 2021 елның 7 аенда Татарстанда торак төзелеше буенча аналитик күзәтүе мәгълүматларына караганда, Чаллының Сөембикә проспектында «Пушкин» тукталышы янындагы 27 катлы йортлар республикада төзелә торган иң биек йорт булачак. Аны Автокалада «ГК Евростиль» оешмасы төзи. Шулай ук иң биек йортларның берсен Казанда «Яратам» торак комплексында «СМУ-88» оешмасы тарафыннан төзеләчәк. Читать дальше...