Мәгариф һәм фән министрлыгы чит ил студентларына Россиягә укырга килергә рөхсәт итте
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары дәресләрне дәвам итү өчен кире кайта алачак. РФ Фән һәм югары белем министрлыгы махсус алгоритм әзерләгән, ул карауга тапшырылган. «РФ территориясендә яңа коронавирус инфекциясен таратуны кисәтү буенча оператив штаб укуны дәвам итү өчен илгә керергә рөхсәт итте. Мәгариф һәм фән министрлыгы чит ил студентлары Россиягә килә алсын өчен кагыйдәләр булдырган һәм якын алар арада расланачак», — дип ведомствога сылтама белән хәбәр итә РИА Новости. Читать дальше...