Россиядә фатир арендалаган өчен салым чигерүе кертергә тәкъдим иттеләр
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы фатир арендалаган өчен салым чигерүе кертергә тәкъдим итте. РИА Новости агентлыгы язуынча, документ проекты норматив хокукый акт проектлары федераль порталында дөнья күргән. «Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак, коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында әлеге чара аренда торагы базарын үстерергә ярдәм итәр дип саныйлар. Читать дальше...