Алексеевск ЗАГСында йөзенче пар теркәлде
(Алексеевск, 5 декабрь, «Татар-информ», «Таң» ). Алексеевск ЗАГСында Ольга белән Юрий Морозовларның никахларын йөзенче итеп теркәделәр. Яшь пар өчен бу көтелмәгән яңалык дулкынландыргыч булды. Яңа гына ир һәм хатын булган яшьләр мәңгелек мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп, борынгы матур гадәт буенча балдаклар белән алмаштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Галина Бакеева әлеге матур парны гаилә корулары белән котлады һәм нык мәхәббәт, озын бәхетле тормыш теләп истәлекле бүләк тапшырды.