Чаллы мэры шартлау булган йортта ремонт эшләре белән танышты
(Чаллы, 13 декабрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). Бүген Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев 48/20 йортының ремонт барышы белән танышты. Хәзерге вакытта биредә барлык төзелеш конструкцияләре торгызылган яки алыштырылган. Шулай ук йортта җылылык бирелгән, бизәкләү эшләре тулы куәттә бара. Тышкы яктан агымдагы елның 25 октябрендә булган фаҗига турында берни дә искә төшерми. Мэр 11 подъездның барлык фатирларын тикшерде, эшчеләр белән аралашты. Исегезгә төшерәбез, йортны торгызу белән «Профит» Компанияләр төркеме шөгыльләнә. Читать дальше...