Рөстәм Миңнеханов староверлар тарихы музеен ачуда катнашачак
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов староверлар тарихы музеен ачуда катнашачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шул хакта хәбәр итте. «Президент староверлар тарихы музеен ачуда катнашырга ниятли. Рус православие староверлар чиркәвенең Казан-Нократ кафедраль соборында шундый музей оештыру инициативасы белән „Русская старина“ коммерцияле булмаган фонды башлыгы Василий Кириллов (ул собор комплексында реставрация эшләре белән шөгыльләнде) чыккан иде. Читать дальше...