Казанда ике балалы гаилә ис газы белән агуланган
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике балалы гаилә ис газы белән агуланган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бүген төнлә Кызыл Кокшай урамындагы 127нче йортта дүрт кешенең ис газы белән агулануы хакында хәбәр килгән. Нәтиҗәдә, 45 яшьлек ир-ат, 43 яшьлек хатын-кыз, шулай ук 15 һәм 5 яшьлек ике малайны хастаханәгә озатканнар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча прокуратура тикшерү үткәрә. «Күзәтү ведомствосы белгечләр белән берлектә фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак, шулай ук газ җиһазыннан хәвеф-хәтәрсез файдалануны тәэмин итү турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк», - дип ачыклык кертте Галиев.