Түбән Камада тернәкләндерү чараларын прокатка бирү үзәге ачылды
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада инвалидлар өчен «Novo» техник тернәкләндерү чараларын прокатка алу һәм ремонтлау үзәге ачылды. Анда коляскалар, махсус түшәкләр, култык таяклары, скутер һәм роллаторлар бар. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бу — бик мөһим вакыйга. Шәһәрдә мондый хезмәт күрсәтүче башка оешма юк. Шул ук вакытта, белгечләр билгеләп үткәнчә, ихтыяҗ бар. Хәзер Түбән Камада 16 меңнән артык «көчле рухлы» кеше яши. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайты нда хәбәр ителә. Читать дальше...