Ут белән көрәшүчеләр янгыннан коткарган хатын-кыз ашыгыч ярдәм машинасында үлгән
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ямашев проспектындагы 112нче йортта янгын бүген 8.19 сәгатьтә чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Ут белән көрәшүчеләр урында янгын тугыз катлы йортның җиденче катында урнашкан фатирның коридорында чыгуын ачыклаган. Хатын-кызны фатирдан алып чыгып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Табиблар зыян күрүченең гомерен саклап калу өчен барысын да эшләгән... Читать дальше...